6 январь көнне Кызыл Мишә авыл мәдәният йортында укучылар белән сәяхәт-дәрес үткәрелде. Укучылар “Әдәплелек иле” нә сәяхәткә бардылар. Акмулланың "Кешенең биш асылы”, Әхмәт Исхакның “Беренче рәхмәт”, Ш.Галиевның "Борау” дигән шигырләре һәм “Үги кыз” әкияте буенча фикер алыштылар, "Яхшы сүз” турындагы башка милләт мәкальләре белән таныштылар. Укучылар әдәплелеккә караган мәсьәләләр чиштеләр, киңәшләр тыңладылар. “Әдәп, әдәпнең төбе – яхшы гадәт”, - диләр. Кечкенәдән үзегезне яхшы гадәткә өйрәтсәгез сезне һәр җирдә хөрмәт итәрләр”, - дип сәяхәткә йомгак ясалды.