20 февраль көнне Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә галимнәр белән очрашу булды.

2015 елның 20 феврале, җомга
20  февраль көнне  Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә,  Халыкара туган тел көненә багышлап,  галимнәр белән очрашу булды. Очрашуда филология фәннәре докторы, профессор Рамеев Зөфәр Зәйни улы һәм филология фәннәре докторы, доцент Тимерханов Азат Әхәт улы катнашты. Алар укучыларга татар теленең чит илләрдә дә зур әһәмияте булуын сөйләделәр,  үз телләре белән горурланып сөйләшергә, Тукай телен тирәнтен өйрәнергә өндәделәр. Кунаклар мәктәп китапханәсенә татар теле, аның тарихы, фольклорына багышланган, күренекле татар язучылары, галимнәре иҗатларын чагылдырган 25 китап бүләк иттеләр.Ә без аларга Олы Кибәче авылы тарихына багышлап авылдашыбыз Люция Шәрәфиева иҗат иткән “Эчәр суым синдә, Кибәчем” китабын бүләк итте. Бу матур очрашу укучыларыбыз күңелендә  онытылмас  эз калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International