2 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Югары Утар балалар йорты-интернатында тэрбияләнүче бер төркем балалар тәрбияче апалары белән Лесхоз картлар йортында "Сезгә булган хөрмәтебез, безнен йөрәк турендә" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Программадагы әниләр һәм өлкәннәр турындагы матур жырлар, шигырьләр, дәртле биюләр тамашачыларның күңелләренә хуш килде. Кайбер "артистларыбызның" чыгышыннан өлкәннәрнең кузендә яшь бөртекләре жемелдәде. Узешчәннәр узләре генә биеп калмадылар, әби-бабайларны, абый-апаларны да татар халык көенә биеттеләр. Концерт тәмамланганнан сон, яшь "артистлар" коймак һәм чәй белән сыйландылар. Бик күп рәхмәт сузләре, җылы теләкләр ишеттеләр алар өлкәннәрдән һәм тагын килергә сүз биреп саубуллаштылар.
.jpg)