Туктар авылында Нәүрүз бәйрәме

2026 елның 1 апреле, чәршәмбе

28 март көнне Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә "Нәүрүз мөбарәкбат!” дип исемләнгән бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм төрле күңел ачу уеннары, концерт номерлары белән үрелеп барды. Авыл халкы һәм кунаклары бергәләп уеннарда һәм ярышларда катнаштылар. Бәйрәмне оештыручылар шулай ук барлык катнашучыларны учакта пешерелгән ботка, коймак һәм чәй белән сыйладылар. Бәйрәм шәп булды!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International