12 сентябрьдә Евлаштау авылында яшәүче Әхмәтҗанова Сәудә Шаймулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Саба муниципаль районында МТЗ һәм СЗ ОСЗ начальнигы Гайнетдинова Л.Н., Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Назипов Б.А. ,«Саба» ҖЧҖ вәкиле Фазлыев А.К. котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар. Аның алга таба да кадер-хөрмәттә яшәвен телибез