Татарстан Профсоюзлар федерациясе «Лаеклы хезмәт шартлары – хезмәт ияләренең сәламәтлеген саклау нигезе» девизы астында 2026 елны Хезмәтне саклау елы дип игълан итте. Әлеге инициатива кысаларында Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан җөмһүрият комитеты муниципаль берәмлекләрнең мәдәният бүлекләре һәм Татарстан Республикасы мәдәният оешмаларының профсоюз әгъзалары катнашында «Мәдәнияттә куркынычсызлык сәнгате» уен-викторинасын башлап җибәрде.
Әлеге уенның чираттагысы Саба районында узды. Тарихны кадерләп саклаучы һәм укучылар өчен яңа офыклар ачучы, районның чын интеллектуаль йөрәге булган Әбрар Каримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенең кунакчыл мәйданчыгында Кама алды икътисадый зонасының иң яхшы командалары - Балтач, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче районнары бергә очрашты, үзара көч сынашты.
Бу интеллектуаль бәйге барышын компетентлы жюри җентекләп күзәтте, аның составында:
I урын - Саба районы командасы! II урын - Мамадыш районы командасы алса, III урында - Балык Бистәсе районы командасы булды.
Барлык алты команда да искиткеч интеллект, азарт һәм мавыктыргыч уен күрсәтте.
Җиңүче районнарны исә Казан шәһәрендә үтәчәк финал уеннары көтә, уңышлар аларга!