“Мин кулыма китап алам” интелллектуаль уен

2026 елның 14 сентябре, дүшәмбе

14 сентябрь көнне Саба район  китапханәсе китапханәчеләре  Саба гимназиясенең 10 “Б” сыйныф укучылары өчен шагыйрь Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин кулыма китап алам” – интелллектуаль уен үткәрделәр. Уен: “Г.Тукайның тормыш юлы”, “Г.Тукай әсәрләре буенча фикер алышу”, “Табышмак аша Г.Тукай әсәрләрен таныйбыз”, “Сез игътибарлымы”, “Серле сандык” дип исемләнгән бүлекләрдән торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International