Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) агымдагы елның 9-30 сентябрендә «дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшеннән канәгатьлек дәрәҗәсе, шулай ук дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәтенең нәтиҗәлелеге һәм абруе турында» социологик тикшеренү уздыру турында хәбәр итә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләрен сораштыру» бүлекчәсендә, тиешле рубрикада онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән гамәлгә ашырыла.
Сораштыруга сылтама: https://mert.tatarstan.ru/o-stepeni-udovletvorennosti-rabotoy-gosudarstvenni.htm