Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә. Проект милли әдәби мирасны саклап калуга, популярлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә. Шәмәрдән авыл китапханәсе балалар өчен «Тукайны бергәләп укыйбыз» әдәби сәгатен үткәрде. Бу пәнҗешәмбе балаларга бөек татар шагыйренең «Өмид» дигән шигыре укылды.