"Госуслуги.Йорт" торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә сезнең ярдәмчегез

2026 елның 11 августы, сишәмбе

Саба муниципаль районы хөрмәтле халкы! Саба муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге сезне «Госуслуги.Дом» мобиль кушымтасы турында хәбәрдар итә. Бу – торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге барлык мәсьәләләрне хәл итү өчен заманча цифрлы ярдәмче.

Кушымта Россия Минстрое һәм Минцифрасы катнашында эшләнгән һәм ТКХ дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сервисы булып тора. Ул торак-коммуналь өлкәсе белән үзара эш итүне гади, ачык һәм нәтиҗәле итү өчен тәгаенләнгән.

Кушымта ярдәмендә коммуналь хезмәтләр өчен комиссиясез түләргә, счетчик күрсәткечләрен тапшырырга, идарәче компаниягә гариза бирергә (фото-видео беркетеп), өйдәге гомуми җыелышларда онлайн катнашырга, планлы сүндерүләр һәм аварияләр турында белергә, күршеләр белән өй чатларында аралашырга, шулай ук торлакны страховкалау һәм капиталь ремонт планнарын күзәтергә мөмкин.

Кушымта күп фатирлы йортлардагы фатир ияләре өчен дә, шәхси йорт хуҗалары өчен дә доступлы. Аннан инде ун миллионнан артык россияле файдалана.

Куллана башлау өчен, кушымтаны смартфондагы кушымталар кибетендә урнаштырырга, «Госуслуги» порталындагы расланган исәп язмасының логины һәм пароле белән керергә кирәк, аннан соң сезнең күчемсез милек турындагы барлык мәгълүматлар автомат рәвештә йөкләнәчәк.

«Госуслуги.Дом» кушымтасын куллану вакытны да, акчаны да экономияләргә, шулай ук Саба районыбызда торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфатына турыдан-туры йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Инфраструктура үсеше бүлеге Саба муниципаль районы халкына бу заманча һәм уңайлы сервисны актив кулланырга тәкъдим итә.

Тэги: ОКС ок
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International