8 августта безнең приютка кунаклар "Туган авыл" кунакханә-күңел ачу комплексының даими иганәчеләре Шәфыйков р.З. һәм Казан шәһәреннән Ногманов Р. И. җитәкчелегендәге "Татар квадраты" квадрот төркемнәре килде.
Шәфыйков Рифкать Зыятдин улы приютта тәрбияләнүчеләрне чын мич коймагы белән сыйлады һәм балаларның күңелен ачырга "Мишка" сюрпризын алып килде.
Казаннан кунаклар квадроциклларда килделәр, аларда тәрбияләнүчеләргә машина йөртү буенча мастер-класслар күрсәттеләр, һәр баланы йөрттеләр. Шулай ук балаларыбызга искиткеч бүләкләр алып килделәр һәм алар белән төрле конкурслар үткәрделәр. Ахырда тәмле пылау белән сыйладылар.
Балалар бик шатландылар! Иганәчеләребезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм сәламәтлек һәм чәчәк ату телибез!