9 августта Лесхоз мәдәният йортында рус бильярды буенча район ярышлары булып узды. Инде берничә ел дәвамында бильярд уенын яратучылар бу уенда кем уңышка ирешкәнен ачыклыйлар. Шунысы куандыра, бильярд спорты бик популяр, уенчылар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралаша, ярышларда зур дәрт белән очраша. Уен спорт буенча киеренке һәм мавыктыргыч булды.
Мактаулы призлы урыннар түбәндәгечә урнашты:
1 урын - Сафин Әхмәт
2 урын-Әхтәмҗанов Илшат
3 урын-Хәлилов Дамир
4 урын-Әһлиев Илдар
Җиңүчеләребезне котлыйбыз! Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.