Күпъеллык үлән төргәкләрен хезмәткәрләргә туп-туры капка янына китерделәр. Мондый ярдәм авыл кешеләренә терлекне кышлатуны җиңеләйтә, кышкы чорда терлек азыгы мәсьәләсен хәл итәргә зур ярдәм итә. Бу хезмәт кешесенә хөрмәт үрнәге. Шушы яхшы эшне оештыру мактауга лаек. Ул бит кешеләрне печән әзерләүдән, пресслаудан, алып кайтудан, кирәкле техника эзләүдән азат итә. Бу эштә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм җәмгыять җитәкчелегенең өлеш зур.