Кукмара муниципаль районында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының " #Урман.Истәлек.Бердәмлек» IX слеты тәмамланды

2026 елның 24 июле, җомга

  Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының “ #Урман.Истәлек.Бердәмлек» IX слеты тәмамланды». Анда ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразиев һәм башкалар катнашты. Исегезгә төшерәбез, быел иң яхшылар исеменә Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште. Форумга барлыгы 200 кеше җыелды. «Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яуладылар (Саба районының «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы), 2 нче урынны Фаизә Гаделшина һәм Маргарита Стрелкова алдылар («Шөгер урман дружинасы» мәктәп урманчылыгы). 3 нче урын-Ильяс Низамов һәм Раяз Агләмҗанов (Олыяз лицееның «урман дуслары» мәктәп урманчылыгы).

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: Гран-при Дипломына «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы («Саба урманчылыгы» ТР ДКУ, Саба районы) лаек булды, 1 нче урында-«Шөгер Урман дружинасы» мәктәп урманчылыгы («Лениногорск урманчылыгы» ТР ДКУ, Лениногорск районы), 2 нче урында – «Урман патруле» («Урман патруле» ТР ДКУ) Аксубай урманчылыгы«, Аксубай районы), 3 нче урында-» Яшел планета «(»Идел буе урманчылыгы " ТР ДКУ, Югары Ослан районы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International