Кичә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техника көллияте» ДБҺБУ базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының«#Урман.Истәлек.Бердәмлек» IX слетын рәсми ачу тантанасы булды.
"Мәктәп урманчылыклары хәрәкәте елдан-ел популярлаша бара. Бүген бирегә бөтен республикадан иң актив балалар җыелган. Барлык катнашучыларга уңышлар, гадел көрәш һәм яңа ачышлар телим. Иң көчлесе җиңсен", - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Ярышларның флагын күтәрү ТР мәктәп урманчылыкларының VIII Слетында җиңүчеләргә – «Нургали оныклары»мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә насыйп булды.
Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар»төп конкурсы үткәрелде. Укучылар 9 юнәлеш буенча «Ботаника һәм дендрология», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «урманны саклау һәм яклау», «Геодезия», «Таксация», «урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «урман янгыннарын сүндерү»буенча гамәли биремнәр башкардылар.