“Оста-Саба”: берләштерә, дуслаштыра

2026 елның 21 июле, сишәмбе

18 июльдә Иске Икшермә авылында урнашкан “Кояшкай” сәламәтләндерү лагерендә, белем бирү оешмалары педагог-психологлары "Оста-Саба" сменасында ял итүчеләр белән танышу, аралашуда киртәләрне җимерү, үзара ярдәм, ышаныч һәм бурычларны уртак хәл итү максатыннан тренинг үткәрделэр.

Тренинг катнашучыларына уен формасында команда хезмәттәшлеге ярдәмендә үз сәләтләрен ачу һәм күрсәтү мөмкинлеге туды.

Очрашу командада үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм коллективта дусларча сәламәт атмосфера булдыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International