Җәй – саф һавада актив ял итү һәм әйләнә-тирә дөнья белән танышу өчен менә дигән вакыт. Шәмәрдәннең 2 нче номерлы «Теремок» балалар бакчасында яшел түтәлдә эшләр кызу бара! Балалар бакчаны даими карыйлар. Хезмәт йөкләмәләрен тәрбияче белән бергә үтәп, балалар билгеле бер тәҗрибә үзләштерәләр, танып белү мәнфәгатьләрен үстерәләр, мөстәкыйльлек, күзәтүчәнлелек, игътибарлылык формалаштыралар. Нәни ярдәмчеләренең канәгать йөзләренә карап, ышаныч белән әйтергә була: уңыш шәп булыр! Бу тәҗрибә балалар өчен табигатьне яратуга һәм сакчыл мөнәсәбәткә беренче адым булыр дип өметләнәбез.