«Балалар бакчалары тарихын саклау»: Саба районында видеоролик бәйгесе нәтиҗәләре белдерелде»

2026 елның 21 июле, сишәмбе

2026 елның 20 июлендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы «Дулкын» телерадиокомпаниясенең туры эфирында «Минем балалар бакчасы тарихы» дип исемләнгән район видеороликлар конкурсының тантаналы финалы булды. Чара мәктәпкәчә белем бирү елына багышланган иде һәм муниципалитетыбызның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иҗат коллективларын берләштерде

Масштаблы проектны «Татмедиа» филиалы «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе белән берлектә «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» оештырды.

Конкурсның төп максаты-балалар бакчаларының барлыкка килү тарихын саклау, остазлык традицияләрен ныгыту һәм тәрбияче һөнәренең абруен күтәрү.

Берничә атна дәвамында хезмәткәрләр, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары кыска фильмнар төшерү өстендә эшләделәр. Конкурс эшләре бай тарихлар палитрасын тәкъдим итте: күңелне нечкәртә торган архив кадрларыннан алып төркемнәр тормышы турындагы заманча репортажларга кадәр. Катнашучылар үз учреждениеләренең уникаль традицияләре, педагогик хезмәт ветераннарының язмышлары, эш көннәре һәм бәйрәмнәре турында сөйләделәр. Бәйгегә тәгъдим ителгән һәрбер эш ролик кына түгел, ә туган балалар бакчасының чын елъязмасына әверелде.

Бүләкләү тантанасының турыдан-туры эфирда баруы район халкына зур вакыйганың шаһиты булырга мөмкинлек бирде. Студиягә балалар бакчаларының мөдирләре чакырылган иде, алар җиңүче һәм призер булдылар.

#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International