Тематик табигать көне уңаеннан икенче кече яшьтәгеләр төркеме балалары белән танып-белү һәм иҗат шөгыльләре үткәрдек. Балалар табигатьнең төп ярдәмчесе кояш белән таныштылар. Шөгыль барышында балалар кызыксынып кояш турындагы шигырьләр тыңладылар һәм кабатладылар — бу сөйләм телен һәм игътибарлылыкны үстерүгә ярдәм итә. Аннары нәниләр продуктив эшчәнлеккә күчтеләр: алар традицион булмаган сәнгать техникасын кулланып, кояшны сурәтләделәр. Мондый алымнар вак моториканы, сенсор кабул итүне һәм иҗади фикерләүне үстерәгә булыша.