2026 елның 22 июленнән 24 июленә кадәр ДБҺБУ «Лубян урман-техника көллияте» базасында «#Урман. Хәтер. Бердәмлек» мәктәп урманчылыкларының IX слеты узачак. Быел республиканың барлык урманчылыкларыннан 31 команда иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк. Сайлап алудан узган командалар исемлеге ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында бастырылган инде. Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Нургали оныклары " мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр слетта катнашучылар исемлегендә. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Алда —өч көн ярышлар, мастер-класслар һәм тәҗрибә уртаклашу. Һәр командага уңышлар, яңа белемнәр һәм якты җиңүләр телибез!