8 июль көнне «Нургали» мәчетендә балалар өчен Лесхоз мәдәният йорты, китапханә һәм мәчет хезмәткәрләре тәрбияви чара оештырды. Бүгенге көнне без гаилә кыйммәтләренә багышладык, чөнки бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ислам гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирә һәм үз тарафдарларын якыннарын хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өнди. Коръәндә бу хакта болай дип әйтелә: "Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләреннән үзегездән сезгә хатыннар яратуы, аларда тынычлык булсын өчен. Ул Сезнең Арада мәхәббәт һәм шәфкать урнаштырды. Дөреслектә бу нәрсәләрдә фикер ияләре өчен гыйбрәтләр бар» (Ар – Рум, 21). Бу аять гаиләнең җәмгыятьнең нигезе булуын, аның гармониясе һәм бәхете ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә, тугрылыкка һәм шәфкатьлелеккә бәйле булуын күрсәтә. Исламда гаилә кыйммәтләре һәм идеаллары шулай ук «өлкәннәргә хөрмәт» һәм «кечкенәләргә шәфкать»төшенчәләрендә чагыла. Шуны истә тотарга кирәк: гаиләнең өлкән әгъзаларын хөрмәт итү, аларның зирәклеге һәм тәҗрибәсе – мөселман традициясенең аерылгысыз өлеше.