Авыл көне"Саумы Туган ягым"

2026 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

 5 июль көнне Сабабаш авылында "Саумы туган ягым"дип исемләнгән авыл көне булып үтте.Чараны   Айдар хәзрәт ачып җибәрде, аннан үзенең изге теләкләре белән Мишә авыл җирлеге башлыгы Зинатуллин Азат Айдар улы дәвам итте. 

Чара гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне, яңа туган сабыйларны,авыл активистларын, якыннары махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларны бүләкләү белән башланып киткән авыл көне акрынлап күңелле уеннар, җырлар,биюләр белән дәвам итте.Үзләренең матур җырлары белән Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре Булат һәм Алинә Галимовлар, Мичән мәдәният йорты хезмәткәре Ирек Хадиев,авылыбыз кияүе Гөлүс Хабибрахманов мәйданны тагын да җанландырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International