Социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен ромашка чәчәгеннән такыя ясау буенча мастер-класс

2026 елның 8 июле, чәршәмбе

8 июль көнне   Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен ромашка чәчәгеннән такыя  ясау буенча мастер-класс оештырдылар.

Мастер-класс барышында белгечләр бәйрәм тарихы һәм аның символы - ромашка турында сөйләделәр, балалар һәм әти-әниләр табышмаклар чиштеләр, гаилә турында фикер алыштылар.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар күп кенә уңай хисләр кичерделәр. Чара ахырында барлык балалар бүләкләр алдылар һәм күтәренке кәеф белән өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International