6 июль көнне, Лесхоз мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре һәм "Нургали" мәчете тарафыннан оештырылган, балалар өчен гаять файдалы һәм тәрбияви чара үтте. Яңартылган, матур, нурлы мәчетебездә чааларныңүтүе икеләтә күркәм.
Балалар мәчеткә өйлә намазына җыелдылар. Өлкәннәр белән беррәттән балалар намаз укыдылар. Аннары Әхмәд хәзрәт очрашуны ислам динендә "сәламләшү" кебек уңай һәм "ялган" кебек тискәре сыйфат турында сөйләшү белән башлап җибәрде. Бу өлеш тәмам булгач, дога, доганы ничек һәм кайсы вакытларда кылу хәерле һәм дөрес булуын чагылдырган мультфильм каралды. Болар барысы - балаларга сорауларга җавап таптырып, мисаллар белән, җанлы әңгәмә рәвешендә алып барылды. Акылны, фикерләү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән чаралар, күңелле уеннар белән үрелеп барылды. Елдагыча, балаларга өй эше итеп, көн дә бер сүрә ятлау бирелә. Бүген балалар тырышып, "Фатиха" сүрәсен сөйләделәр. Шулай ук бүген гарәп алфавитындагы 7 хәреф беләнтаныштылар.
Балаларыбызга файдалы гыйлемнәр насыйп булсын! Иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була.