Яшьләр көне уңаеннан,“Яшьлек” яшьләр үзәге, Шәмәрдәнне дер селкетте.

2026 елның 30 июне, сишәмбе

29 нчы июнь көнне, Шәмәрдән мәдәният йорты биләмәсендә урнашкан  мәйданчыкта энә төшәргә дә урын юк иде. Бирегә Шәмәрдән, Саба һәм районыбыз авылларыннан яшьләр генә түгел, күңелләре белән яшь булучылар да байтак җыелды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Валиев Альберт Кави улы сәхнәгә беренчеләрдән булып күтәрелеп, халыкара яшьләр көне уңаеннан бәйрәм белән котлады, яшьләргә һәрвакыт бетмәс энергия, кыюлык, яңа фикерләр, кызыклы идеялар һәм матур киләчәк теләде. Шулай ук районда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен, “Яшьлек” яшьләр үзәге җитәкчесе һәм хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Алып баручы Рафил Галимуллин чыгуга, яшьләр сәхнә тирәсен секунд эчендә әйләндереп алдылар. Яшьләр арасында популяр булган Миләш һәм Нәфис, медиа-инструменталист Фәнзил, рэпер Шәкүр, автор-башкаручы Илназар җырларына барысы да кушылып җырлады, рәхәтләнеп биеде. Бәйрәмнең киң масштаб алуы шуннан да күренә, ял итергә килүчеләр өчен сатып алу, күңел ачу мәйданчыклары да күп иде. Алар күрше тирә районнардан: Балтач, Арча, Кукмара, Вятка Аланы шәһәреннән дә килгәннәр.  Балалар рәхәтләнеп батутта сикерде, кабартылган таудан шуды. Кем тели яңа пичтән чыккан  кайнар коймактан авыз итте. Халык сәхнә яныннан китмәде, чөнки районыбыз эшмәкәрләре ярдәме белән әзерләнгән бүләкләрне, кызыклы уеннар өчен “Яшьлек” яшьләр үзәге өләшеп кенә торды.

“Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Закиров Делюс Ридаил улы бәйрәмне тәмамлап, “Яшьлек – ул үзеңнән сон матур эзләр калдыру. Сезнең кебек хәрәкәтчән, тапкыр , кыю яшьләр барында районыбызда яшьләр эше гөрләп барачак”,- диде. Бәйрәм дәртле биюләр астында дискәтүк белән белән төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International