26 нчы июнь көнне ҖЧ ”Игенче” җәмгыятендә ашлык җыю техникасының әзерлеген кабул итү узды

2026 елның 26 июне, җомга

    Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Хурамшин Н. Ф., АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәүче белгече Герасимов Н. Н., Саба муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, Саба муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге башлыгы, “Игенче " ҖЧҖ җитәкчелеге һәм белгечләре катнашты. Комиссия комбайннарның төзеклеген, урып-җыюга хәзерлеген тикшерде.

        Уңышны югалтуларсыз җыеп алуга кагылышлы төп таләпләрдән тыш, хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә дә аерым игътибар бирелде. Алар шулай ук хезмәткә түләү системасына, хезмәткәрләрне матди кызыксындыру чараларына, махсус киемнәр булуга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә аерым игътибар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International