Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Чараның максаты-кулланучыларга товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алганда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана»газетасы таратылды. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге һәм финанс белеме буенча мәгълүмат бирелде. Катнашучылар техник яктан катлаулы булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары һәм аяк киемнәрен алмаштыру яки кайтару үзенчәлекләре белән кызыксындылар. "Кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмашу хокукы «маддәсе җентекләбрәк аңлатылды.