19 июнь көнне Шәмәрдән авылында «Беренчеләр хәрәкәте» һәм «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә оештырылган «БиЮ» проектының беренче чарасы киң колач белән үтте.
Катнашучыларны бик күп кызыклы мәйданчыклар көтә иде: беләзек үрү һәм смартфоннар өчен стикерлар ясау буенча мастер‑класслар, аквагрим, күңелле уеннар һәм татар телендә аралашу станциясе.
Кичә сабын куыклары һәм безнең яшь диджейларның иң яхшы музыкаль треклары белән тәмамланды.