Авыл көненә бүләк җыю

2026 елның 22 июне, дүшәмбе

20 июнь көнне Сабабаш авылында Авыл көненә «Бирнә җыю» йоласы үтте.
Кешеләр бу вакыйганы түземсезлек белән көтәләр. Гармун көе тавышына өйләрдән кешеләр чыгып һәм башка катнашучылар белән бергә бииләр җырлыйлар.
Йоланың атрибуты- колга, аллы-гөлле яулыклар, сөлгеләр, тастымаллар белән бизәлгән, ә чиләкләр өй йомыркалары белән тулган,һәм һәр йортта балаларга тәм-томнар өләшәләр. Бүләкләр белән бергә һәр кеше үзенең җылы теләкләрен җиткерделәр, илләребез тыныч булуын, мул уңыш, иминлек, уңышлар теләделәр .

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International