"Мини-Мисс Татарстан-2026  XXV Юбилей Республика балалар матурлык һәм талантлар конкурсы»

2026 елның 29 мае, җомга

 19 апрель көнендә Казан шәhәрендә  сайлап алу туры булып үтте.  Казаннан һәм республиканың башка шәһәр һәм районнарыннан - Әлмәт, Зеленодольск, Нурлат, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кама Тамагы, Әтнә, Лаеш, Питрәч, Саба һәм Сарман районнарыннан акыллы, уңган, чибәр кызлар жыелган иде. Финалда катнашырга теләүчеләр үз талантларын күрсәттеләр. Алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, гимнастик этюдлар башкардылар һәм актерлык осталыгын күрсәттеләр. Аларның осталыгын компетентлы жюри бәяләде, аның составына конкурс партнерлары, ММЧ вәкилләре һәм медиа персоналары кергән. Сайлап алу туры йомгаклары буенча финалистларның беренчел составы билгеләнде, алар финал репетицияләренә керештеләр. Финалда сәхнәгә 29 кыз чыкты. Катнашучылар арасында Сабада ялгыз җырлауның икенче сыйныф укучысы Зәлия Зәбир кызы Шәвәлиева да бар иде.Укытучысы Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы. Конкурсның финалы 29 майда  Г. Тукай исемендәге Филармония концертлар залында үтте. Зәлия «Мисс Елмаю» титулына ия булды. Аны, укытучыны һәм Зәлиянен әти-әнисен чын күңелебездән шушы жиңүләре белән  котлыйбыз! Киләчәктә һөнәри уңышлар, бетмәс-төкәнмәс илһам һәм яңа зур казанышлар телибез. Эш шатлык китерсен, якыннарыңның ярдәме көч бирсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International