Сабантуй - игенченең хезмәтенә дан җырлаучы мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Гасырлар төпкелендә барлыкка килгән бәйрәм безнең көннәргә кадәр килеп җиткән, үзенең иң яхшы традицияләрен – үзенчәлекле мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен саклап кала алган. Бу-хезмәт, матурлык, көч бәйрәме, ул кеше мәрхәмәтенең яктылыгын һәм тормыш шатлыгын китерә. Сабантуй-татарларның иң мәшһүр милли бәйрәме, аны төгәл бәйрәм итү датасы юк, әмма, кагыйдә буларак, июнь аенда үткәрелә. 6 июнь көнне Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Байлар Сабасында Сабантуй милли бәйрәмен ачу тантанасында катнаштылар, «Мунчала чыңгару» мастер-классы оештырдылар һәм кунакларга умартачылык процессын күрсәттеләр