1-5 июнь көннәрендә «ОНИКС» мәгариф үзәге базасында 4-7 сыйныф укучылары өчен математика буенча интенсив үткәрелә. Интенсивта Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 64 укучы катнаша.
Интенсив кысаларында Идел буе федераль округының фәнни-белем бирү математика үзәге укытучылары белән берлектә математикадан тирәнтен шөгыльләр, архитектура дизайны, оригами, проект физикасы буенча практикумнар уздырыла. Шулай ук балалар интеллектуль викторина, квестларда катнашалар, башваткыч чишәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, мәдәни объектларга сәяхәткә баралар.