26 май көнне Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбендә 9 сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Соңгы кыңгырау - традицион мәктәп бәйрәме, ул уку елы тәмамлануны һәм чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәп белән хушлашуны символлаштыра. Чарада Шекше авыл җирлеге башлыгы Хәйртдинов Р.Р., "Игенче" ҖЧҖ генераль директоры Зарипов А. З., имам-хатыйб Зәйниев Ф.Ш., ТР буенча ҖҮФХИ ФКУ УУИ Арча муниципальара филиалы өлкән инспекторы эчке хезмәт капитаны Сәлимов И. Р., «ХЭК» МБУ директоры Муллахметов М. Р., ветеран укытучылар катнаштылар. Мәктәп директоры Ханнанов И.Ф. һәм мәртәбәле кунаклардан мәктәпне тәмамлаучыларга ихлас теләкләр һәм котлау сүзләре яңгырады.