28 май көнне Иске Мичән мәдәният йорты хезмәткәрләре Иске Мичән авылында Корбан бәйрәме көнне “Гает коймагы” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Чара балаларда исламга, дини бәйрәмнәргә карата ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү, әдәплелек, әхлак, тыңлаучанлык тәрбияләү максатында үткәрелде. Авыл Имам-хатыйбы җыелганнарны сәламләде һәм бик тирән вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре укыды, кунаклар аның белән бергә дога кылдылар. Балалар да Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр. Балаларга бүләкләр тапшырдылар. Кызлар һәм малайлар эстафеталарда, капчык киеп йөгерүдә һәм башка спорт төрләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм дини викторина мәсьәләләре белән дәвам итте. Викторина сорауларына дөрес җавап биргән катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Чарада катнашучыларны Казан пылавы, тәмле чәй һәм коймак белән сыйладылар. Бәйрәм ашы тәмамланганнан соң, бәйрәмгә килә алмаган, мохтаҗ, инвалид авылдашларына күчтәнәчләр өләштеләр. Барлык кунаклар бәйрәмне оештыручыларга иминлек, нык сәламәтлек теләделәр.