"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты

2026 елның 29 мае, җомга

"Тылсымлы кыңгырау" туристик маршруты актив рәвештә эшен дәвам итә. 29 майда Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Саба гимназиясенең 5 сыйныф укучыларын каршы алдылар. Балалар Кыңгыраулар музеенда булдылар, мастер-класста катнаштылар. Аннары балалар дендрология паркында һәм оранжереяда булдылар. Балалар сәфәрдән бик канәгать калдылар..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International