Бүген Олы Шыңар авыл җирлеге белгечләре авыл җирлеге бинасы тирәсендә территорияне матурлау эшендә катнаштылар. Төрле чәчәкләр утыртылды, чүп үләннәре җыелды. Эш җылы, дустанә атмосферада барды, һәркем үз өлешен кертте.