7 май көнне Бигәнәй авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган "Бөек елларга баш иябез" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәгә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ветераннар авыр балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын мәдәният хезмәткәрләре оештырган түгәрәк өстәл артында чәй эчәргә чакырдылар. Аларга нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, якынлашып килүче бәйрәм-Җиңү көне белән котладылар.Чарада ярдәм иткән иганәчеләргә зур рәхмәтемне белдерәм.