Татарстан Республикасының Саба муниципаль районының балалар бакчалары арасында «Аҗаган» хәрби строй җырлар конкурсы узды.
Бәйрәм сәламләү сүзләре, тәрбиячеләрнең үгет-нәсыйхәтләре һәм, әлбәттә, гимнны тантаналы башкару белән башланып китте. Бердәм формадан булган балалар «Аҗаган» ярышында үз отрядларын горурлык белән тәкъдим иттеләр.
Строй җыр конкурсында чыгыш ясау һәр команда өчен аерым горурлык булды. Аларның башкаруында танылган хәрби җырлар да, заманча патриотик композицияләр дә яңгырады.
Конкурстан соң барлык катнашучылар, ата — аналар һәм кунаклар иң төп солдат ризыгы - хуш исле боткадан авыз иттеләр. Саф һавада бергәләп ашау балаларны тагын да ныграк берләштерде.