Җирле үзидарә кичә һәм бүген

2026 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Җирле үзидарә көне - көн саен җирле бергәлек файдасына хезмәт итүчеләрнең бәйрәме ул. 21 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә, Чабья - Чурчи авыл клубы белән берлектә «Җирле үзидарә кичә һәм бүген"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чарада Арташ авыл җирлеге башлыгы Мөхәрләмов Рөстәм Илсур улы, сәркатибе Төхвәтуллина Алинә һәм муниципаль хезмәт ветераны Сабитова Эльфия апа катнашты. Котлау сүзләре белән мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады, алар муниципаль хезмәткәрләр эшенең мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм аларга ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.Җирле үзидарәдә эшләү - ул вазыйфа гына түгел , ә үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлек һәм фидакарьлек таләп итүче кешеләргә чын хезмәт итү , диде муниципаль хезмәт ветераны Әлфия апа.Җирле үзидарә көне-үз муниципалитетының язмышына битараф булмаган һәр гражданның бәйрәме ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International