2026 елның 20 нче апрелендә Саба муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Гостехнадзор бүлеге тарафыннан «Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә «Юлсыз җирләрдән йөрүче мототранспорт чаралары» темасына «Куркынычсызлык дәресе» үткәрелде. Дәрестә 15-тән 17 яшькә кадәрге 32 укучы бар иде.
«Әңгәмә барышында квадроцикллар, баггиларны теркәү, укыту, алардан файдалану кагыйдәләре һәм үзйөрешле техниканы кулланганда кагыйдә бозган өчен җаваплылык чаралары турындагы мәсьәләләр кузгатылды». Аерым игътибар соңгы елларда Татарстан Республикасында квадроцикллар катнашындагы һәлакәтләр статистикасына бирелде, шулай ук мондый хәлләргә юл куймау өчен куркынычсызлык чаралары аңлатылды. Барлык бирелгән сорауларга җентекле җаваплар кайтарылды.