Кече Шыңар мәдәният йортында "Нәүрүз" бәйрәме

2026 елның 30 марты, дүшәмбе

   29 март көнне Кече Шыңар мәдәният йорты янында шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме үткәрелде, тирә-як яз хуш исләре һәм тәмле ризыклар белән тулды. Бу көнне теләгән һәркем кайнар ботка,  коймак, ачык һавада пешерелгән хуш исле чәйдән авыз итә алды. Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты.

    Балалар энтузиазм белән сый – нигъмәтләр өләштеләр, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, ә аларның әти-әниләре-аларга көч биреп тордылар. Балалар аркан тартуда  көч сынаштылар, шулай ук халык уеннарында да рәхәтләнеп катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең иң кечкенә кунаклары үз куллары белән эшләнмәләр ясадылар.

   Бәйрәмнең кульминациясе язны һәм яңарышны символлаштырган Нәүрүзбикә кызнын каршы алу булды. Нәүрүзбикә барлык җыелганнарны сәламләде, бәйрәм белән котлады һәм муллык, тынычлык һәм иминлек теләде.

   Бәйрәмдә балалар халык җырларын башкардылар, табигать матурлыгына, туган җиргә мәхәббәткә, ата-баба традицияләренә дан җырлаучы шигырьләр укыдыларлар. Мәдәният йорты янындагы Нәүрүз бәйрәме язның, яңаруның һәм бердәмлекнең чын символына әверелде. Ул барлык катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр, якты тәэсирләр һәм ел буена җитәрлек яхшы кәеф бүләк итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International