Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү

2026 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контроль формаларының берсе булып тора һәм социаль хезмәт алучыларга тиешле өлкәләрдә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлек сыйфатын һәм халык алдында җаваплылыгын арттыру максатында эшләнә. Бәяләү социаль хезмәтнең үзенең сыйфатына карата түгел, ә аны күрсәтү шартларының сыйфатына карата үткәрелә.

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү бер үк оешмага карата елына 1 тапкырдан да ешрак һәм 3 елга 1 тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми (ягъни өч еллык цикл өчен барлык оешмаларның бәйсез бәяләүләре тулысынча тәэмин ителергә тиеш).

Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү 5 гомуми критерий буенча бәяләүне күздә тота:

  • оешма турында мәгълүматның ачыклыгы һәм һәркем файдалана алырлык булуы;

  • хезмәт күрсәтү шартларының уңайлылыгы;

  • оешма хезмәткәрләренең шәфкатьлелеге, ихтирамлылыгы;

  • хезмәт күрсәтү шартлары сыйфатыннан канәгать булу;

  • инвалидлар өчен хезмәтләрдән файдалану.

Һәр критерийда берничә күрсәткеч бәяләнә.

Мәгълүматны җыю һәм гомумиләштерү нәтиҗәләре буенча һәр оешма яисә тулаем тармак, муниципаль берәмлек, Россия Федерациясе субъекты, Россия Федерациясе субъектлары өчен хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяләүне исәпләп чыгару гамәлгә ашырыла. Хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча оешмаларның эшчәнлек сыйфатын яхшыртуга тәкъдимнәр формалаштырыла.

Саба муниципаль районы Башкарма комитеты 2024 елга хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән Саба муниципаль районының рәсми сайтында https://saby.tatarstan.ru/2024-god-8000489.htm сылтамасы буенча танышырга мөмкин дип хәбәр итә. 

2027 елда мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең хезмәт күрсәтү шартларын чираттагы бәйсез бәяләү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International