"Игенче" ҖЧҖендә медицина тикшерүе

2026 елның 17 марты, сишәмбе

  11 нче һәм 13 нче март көннәрендә  "Игенче" ҖЧҖендә  Казан шәһәреннән килгән табиблар тарафыннан 161 хезмәткәргә   периодик медицина күзәтүе үткәрелде.

  Хезмәткәрләр кирәкле  анализлар тапшырып, невролог , оториноларинголог , терапевт, психиатр, нарколог, офтальмолог, гинеколог, хирург тарафыннын тикшерелделәр.

  Күзәтү нәтиҗәләре буенча дәвалау чаралары да  билгеләнде.

  Барлык хезмәткәрләр дә,  медицина тикшерүе кысаларында алган медицина хезмәтләренең сыйфаты белән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International