"Җырлардагы сезнең батырлыкның гасырларга күчәр балкышы"

2026 елның 7 марты, шимбә

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне, бу-кешелекнең гүзәл яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән чор. 6 март көнне шушы беренче Язгы игелек, яктылык, тормыш һәм мәхәббәт бәйрәменә багышланган "Җырлардагы сезнең батырлыкның гасырларына күчәр балкышы" исемле зур бәйрәм концерты булды. Концерт авыл җирлеге башлыгы И.Р. Әхмәдуллинның котлавы белән башланып китте. Ир – ат артистлар башкаруында яраткан хатын-кызлар өчен музыкаль котлаулар яңгырады. Тамашачылар күптән яраткан җырчыларны алкышлар белән сәламләделәр. Бөтен бәйрәм хатын-кызларга мәхәббәт белдерү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International