Йөклелеккә җаваплы караш атнасы уза.
Табиб-гинеколог Биктова Флюра Таһир кызы пациентлар белән хатын-кызлар консультациясендә бала табуга һәм бала табудан соңгы чорга багышланган әңгәмә үткәрде. Ул бала тудыруның оптималь ысулын сайлау, уңышлы имезүгә әзерлек, хатын-кыз сәламәтлеген бала тугач торгызуны планлаштыру, яңа туган баланы вакытында вакцинацияләү һәм даими диспансерлаштыруның мөһимлеген дә кертеп, төп моментларны җентекләп яктыртты.
Йөклелек чорының әһәмиятенә аерым игътибар бирелде,нәкъ менә шушы мөһим этапта булачак әнинең үз баласының сәламәтлеген ныгыту яки аны тискәре нәтиҗәләргә дучар итү өчен уникаль мөмкинлеге барлыгын ассызыклап. Шуны аңлау мөһим, үзеңнең репродуктив сәламәтлегең турында алдан, йөклелек башланганчы ук кайгыртырга кирәк.