5 февраль көнне Саба район үзәк китапханәсендә шагыйрә, журналист Илсөяр Иксановага 60 яшь тулу уңаеннан, “Өлкәннәр” клуб берләшмәсе белән “Җанымның әрнегән чагы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Кичә барышында китапханәчеләр Илсөяр Иксанованың бай иҗат юлы, аның журналистикадагы эшчәнлеге һәм татар әдәбиятында тоткан урыны турында тәфсилләп сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәнең иҗаты — ул хатын-кыз җанының иң нечкә кылларын тибрәтүче, тормышның ачысын-төчесен аңларга ярдәм итүче тирән фәлсәфә икәнлеге басым ясап әйтелде.
Катнашучылар да Илсөяр Иксанова иҗатының үзләренә ни өчен якын булуы белән уртаклаштылар, аның әсәрләрендәге чынбарлыкны, ихласлыкны һәм туган җиргә булган чиксез мәхәббәтне билгеләп үттеләр.
Әдәби сәгать бик җылы, дустанә мохиттә узды.
5 февраля в Сабинской центральной районной библиотеке состоялся литературный час под названием «Җанымның әрнегән чагы», посвященный 60-летнему юбилею поэтессы и журналистки Ильсияр Иксановой. Мероприятие было организовано совместно с клубным объединением «Өлкәннәр».