Кулланучылар хокукларын яклау һәм ваклап сату өлкәсендә законнарның үтәлешен тәэмин итү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре шәхси эшмәкәр Шакирҗанова М. М. кибете сатучылары өчен семинар үткәрделәр.
Чара барышында азык-төлек товарларын ваклап сату өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив хокукый актларны җентекләп тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Семинар кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп аспектлары, шул исәптән сатыла торган продукциягә бәяләрне рәсмиләштерү тәртибе җентекләп каралды һәм аңлатылды.