Сәламәтләндерү төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча ярышлар

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнвар көнне "Саба йөзү бассейныда сәламәтләндерү төркемендә тәрбияләнүчеләр арасында йөзү буенча ярышлар узды.
Кем өчендер бу беренче ярыш, аларның спорт тормышында мөһим адым булды. Балалар төрле яшь категорияләрендә 25 һәм 50 метрлы дистанцияләрдә ярыштылар, барысы да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр, грамота һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Нәтиҗәләр"Йөзү" төре буенча ГТО нормативларын тапшыру буларак исәпкә алынды.
Яшь спортчыларга алга таба да җиңүләр һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International