16 гыйнвар көнне балалар интернат-йортында «Кыш көне бозда куркынычсызлык " темасына чара үткәрелде. Чараның максаты: кыш көне сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту. Кыш көне сулыклардагы боз калын, нык, чөнки көчле салкыннар була. Кыш башында, боз әле ныгып җитмәгәндә, ул аяк астында сынган яки чатнаган була. Аңа чыгарга ярамый. Елның бу вакытында сулык уртасы аеруча куркыныч. Кыш азагында яр буе һәм күперләр асты аеруча куркыныч урыннар. Яз көне, кояш җылытканда, боз көпшәкләнә, су саркый, эзләр тула, боз ватыла. Балалар кыш көне боздагы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде һәм бу темага презентация карадылар.