"Дөрес туклану - гомуми сәламәтлек"

2026 елның 10 гыйнвары, шимбә

9 гыйнвар көнне Оет авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Дөрес туклану - гомуми сәламәтлек"дигән әңгәмә үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше, беренче чиратта, дөрес һәм сәламәт туклануны күздә тота. Катнашучылар дөрес туклану нигезләре белән таныштылар, файдалы меню төзергә, нинди продуктларны кулланырга, ә кайсыларыннан баш тартырга  кирәклеген белделәр. Катнашучылар игътибарына «Сәламәт туклану – озын гомер нигезе» күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда бик күп кызыклы фактлар бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International